ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Әлеге күркәм һәм олы эшкә  Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.

9 май - Бөек Җиңү көнендә Финанс - бюджет палатасы бердәм катнашты. Безнең тарафтан халыкка театральләштерелгән тамашада 1945 елның җиңү көнен алып килгән мизгелләр тәкъдим ителде. Яу кырыннан кайтып килүче сугышчы егетләрне кызлар, әниләр, апалар каршы ала.
. Ил - җирләребездә тынычлык урнашсын! Күкләребез һәрчак аяз булып, һәр гаиләдә иминлек булсын.


29
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Офис хезмәткәре көненә багышланган чарада Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Төрле төр ярышлар бер сулышта узды. Безнең егетләр - кызлар "Карьерные гонки" номинациясендә 3нче урын яуладылар, шулай ук Динә Гильманова "Кассир" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды.


25
апрель, 2025 ел
җомга

Бу көннәрдә Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куеп, лаеклы ялда булган ветераннарыбыз үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әхмәтшина Хаҗәр Шамил кызын 70 яшьлек, Зарипова Гүзәлия Миншәех кызын 65 яшьлек юбилейлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аларга сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телибез. Әлеге күркәм юбилей уңаеннан аларның һәр икесенә истәлекле бүләкләр һәм Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт сүзе тапшырылды. Ветераннарыбыз да үз чиратларында район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатовка, бергә эшләгән хезмәттәшләренә игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, матур теләкләре аша хезмәт юлларында уңышлар теләделәр.

Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Утлы еллар кайтавазы” әдәби марафонында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бердәм катнаштылар. Нәтиҗәдә, коллектив “Иң актив оешма” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Марафон Саба районы китапханәсе тарафыннан оештырылды.  


18
апрель, 2025 ел
җомга

Бу көннәрдә Назлыгөл Нуруллина, "ОНИКС" белем бирү үзәге укучысы, хезмәттәшебез Гүзәл Нуруллинаның кызы татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадада катнашты һәм җиңүче Дипломына ия булды. Халыкара олимпиада җиңүчеләрен Туган тел форумы кысаларында тәбрикләделәр. Олимпиаданың дистанцион һәм республика этапларында 10 меңнән артык укучы һәм студент катнашып, йомгаклау этабында 4 чит илдән һәм Россиянең 28 төбәгеннән 500 катнашучы чакырыла. Назлыгөлне шундый масштаблы чарада зур җиңү яулавы белән тәбрик итәбез!

Күренекле галим һәм мөгаллим Каюм Насыйри фикере: "Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!"

 


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә Сабабаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.

 


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Апрель - чисталык айлыгы. Шуны истә тотып, Финанс-бюджет палатасында эшләүчеләр бина территориясен чүп-чардан арындыру эшенә инде тотындылар да. Алда әле күмәк өмәләр тагын булачак. 


11
апрель, 2025 ел
җомга

Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Сөмбел Назирова коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк – чәчәкләргә  кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады

 


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Финанс-бюджет палатасы коллективы Иштуган мәдәният йортында тамашачыга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, "Хәтер китабы" на төренеп" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте. Концерт әлеге темага багышланган музыкаль композиция аша башланып китеп, җырлы - биюле тамаша белән дәвам итте. Тамашачы һәр номерны җылы кабул итеп, алкышларга күмде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International