Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Герой әтисе" республикакүләм күчмә күргәзмәсендә булдылар. Әлеге күргәзмә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә ия булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.
Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан сәләтле балалар өчен "Оникс" белем бирү үзәгенең 1 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр. Шулай ук үзләре дә алган белем - күнекмәләрен раслап, төрле төрдәге күнегү - мисаллар да чиштеләр.
Шәмәрдән бистәсендә кышкы спорт сезонын ябуга багышланган традицион чаңгы ярышлары үтте. Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре әлеге ярышларда да өлгерлек күрсәттеләр. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 1нче урынга, бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров 2нче урынга лаек булдылар.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Илүзә Габтрахимова 3–7 март көннәрендә квалификация күтәрү курсларын узды. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Система һәм системалы фикерләү, яңа технологияләр һәм аларның бухгалтер һөнәренә йогынтысы турында кызыклы темалар каралды, практик дәресләр дә уздырылды. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Динә Гильманова коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк – чәчәкләргә кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады
Казанның “Локомотив” стадионында чаңгыда шуу марафоны узды. Казанның спорт объектларыннан стадионга 300 тонна кар китертелеп, һава торышының җылынуына да карамастан, чаңгычылар ярышта актив катнаштылар. Саба районы командасы составында безнең хезмәттәшебез – Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина да ярышты.
Волейбол буенча ир-егетләр арасында район Чемпионаты дәвам итә. Финанс – бюджет палатасын тәкъдим итүче егетләр уеннарда актив катнашалар. Командага җиңүләр, оптимистик рух телибез.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары Зөлфия Кәримова һәм Алсу Юнусова 3–7 март көннәрендә квалификация күтәрү курсларын уздылар. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Контракт системасын кадрлар белән тәэмин итү, бәйсез гарантиягә шартлар һәм таләпләр кебек актуаль темалар каралды. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллану кебек кызыклы темалар да өйрәнелде. Электрон процедура буенча контракт проектын формалаштыру буенча практик дәресләр дә үткәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.
Чаңгы ярышында гаиләләр дә ярышты. Әлеге ярышта Заһидуллиннар гаиләсе беренчелекне бирмәде. Гөлнара Заһидуллина Финанс-бюджет палатасында бүлек җитәкчесе булып эшли. Эштән тыш вакытын спорт белән бәйләп үткәрергә ярата. Ә бүгенге ярышта ул улы һәм кызы белән бергә катнашты.
Бүген, 7 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы кызларын ишек төбеннән үк тамаша һәм чәчәкләр көтә иде. Бюджет портфеле, заманча акча гөле һәм ләлә чәчәкләре арасына күмелеп хан каршы алды бүген гүзәл затларны. Ә аның яраннары, асыл татар егетләре ханның яхшы кәефен дә сакларга тырышалар, кызларны бәйрәм белән котлап, чәчәк тә бүләк итәргә өлгерәләр. Әлбәттә, бәйрәм котлаулар һәм матур җырлар белән дәвам итте. "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын» дип, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп егетләр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Фиргат Сәләхиев, Айдар Хантимеров, Арча районыннан автор-башкаручы Рөстәм Зыятдинов та кызларыбызга үзләренең иң матур җырларын бүләк итеп, күңелне күтәрделәр. Шуларга өстәп бирелгән бүләкләр дә кызлар күңеленә хуш килде.