Саба аграр көллиятендә “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” буенча узган демонстрацион имтиханнарда Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров баш эксперт буларак катнашты. Студентлар теоретик белемнәрен генә түгел, ә практик күнекмәләр дә тәкъдим иттеләр. 1С программасында оешма булдырып, аның турындагы барлык мәгълүматны туплап, программага керттеләр, бухгалтерлык проводкаларны дөрес үткәрү, милекнең исәпкә алынуы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе, хезмәт хакы исәпләү – болар барысы да демонстрацион имтиханнарда башкарылды. Ахырдан исә студентлар тарфыннан имтихандагы эшчәнлекләренә үзанализ ясалды.
Үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш бухгалтеры Алсу Нуриман кызы Мингараеваны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, тормышында һәм хезмәтендә уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз.
Алсу Нуриман кызы Үзәкләштерелгән бухгалтерияда 2007 елдан бирле хезмәт куя, баш бухгалтер вазыйфасында 2013 елдан бирле.
Шушы көннәрдә Казанда Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре тармагының алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге тарафыннан демонстрацион имтиханнар экспертлары өчен укулар оештырылды. Шул исәптән 2 модуль “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” буенча Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров демонстрацион имтиханнарны оештыруда һәм үткәрүдә баш эксперт буларак укуларда катнашты һәм Сертификатка ия булды.
Яз айларына аяк басуга районда тирә-юньне чистарту эшләре башланып китә. Чисталык һәм тәртип булган җирдә үзебезгә дә яшәве дә, эшләве дә күңелле. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә территорияне ел дәвамында тәртиптә тоталар, җәен исә бина янындагы үлән чабылып, төрле төстәге чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп утыралар.
Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә кушылды. Тирә-юньне матурлап чәчәк газоннары барлыкка килә башлады, оешма ишегалды төрле төсләргә күмелә бара.
Шушы көннәрдә Казанда бюджет өлкәсе оешмаларының исәп-хисап эшендәге яңалыкларга багышланган семинар булып узды. Анда Финанс-бюджет палатасының һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчеләре, бухгалтерлары, авыл җирлекләренең бухгалтерлары катнашып кайттылар. Семинарны «Сенсум» компаниясе «Актионгрупп» медиагруппасы белән берлектә үткәрде.
Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Хатын-кызлар арасында барган волейбол Чемпионатында безнең оешмадан ике команда катнашты. Нәтиҗәдә, Саба гимназиясе командасыннан беразга гына калышып, “ФБП-1” командасы 4 урын яулады. Эльмира Вәлиева ФБП командасының иң яхшы уенчысы, Гөлнара Заһидуллина “Муниципаллар” командасының иң яхшы уенчысы исеменә лаек булдылар.
Бөек Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика йөгерешендә Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да катнашты. 3 км.дистанцияне уңышлы үтеп, ул 3нче урынга лаек булды.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина исәп-хисап эшләрендәге яңалыклар буенча үткәрелгән республика семинарында катнашты. Семинар барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Бухгалтерлык исәбенең электрон документларының унификацияләнгән формалары буенча, шулай ук эчке контроль һәм аудит үткәрү өчен мәгълүмат чыганагы буларак дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең хисаплылыгы буенча да сөйләшү алып барылды.
Әлеге күркәм һәм олы эшкә Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.