Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның актуаль мәгълүматларын җиткерде.
Татарстанда яшьләр сәясәте тармагы буенча быел гомуми суммасы 1 млрд 401 млн сумнан артык булган 34 объектка капиталь ремонт ясала.
«Дәвамлы актив тормыш» илкүләм проектына һәм ике республика программасына 226 медицина учреждениесе кертелгән.
Объект 75 млн 297 мең сум финанслау белән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.
Татарстанда инженерлык инфраструктурасын төзү һәм модернизацияләү программалары төгәлләнү чорына якынлаштылар. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республика программасына кертелгән Азнакай һәм Сарман районнарында торак-коммуналь хуҗалык объектларын яңарту барышы белән танышты.
Татарстанда 2025-2026 елларның җылыту чорына әзерлек коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең масштаблы программасы белән тыгыз бәйләнгән.
Бүген Татарстанның 10 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары уку елын капиталь ремонтланган биналарда башладылар.
Чистайда Энгельс урамы буенча 3,537 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү төгәлләнгән. Объект 191,469 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кергән.
Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 8227 кв.м мәйданда алып барыла.