2025 елда Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәгенә капиталь ремонт ясалачак.
Капремонт исемлегенә республиканың 44 муниципаль берәмлегендәге мәшгульлек үзәкләре керә. Мәсәлән, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Баулы, Буа, Зәй, Лениногорск, Чистай, Мамадыш һәм башка шәһәрләрдә.
Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелеше дәвам итә. Бу подваллы ике катлы бина булачак, гомуми мәйданы 8 620 квадрат метр. Ул 120 урынга исәпләнгән.
Хәзерге вакытта объектның оператив әзерлеге 40% тәшкил итә. Белгечләр фасад һәм түбә ябу эшләренә керештеләр. Шулай ук барлык инженерлык челтәрләре – су белән тәэмин итү, канализация, аз агымлы челтәрләр һәм җылылык монтажлана.
Татарстанда илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары буенча социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ббалалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе» проекты «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль программасы эчендә төпләрнең берсе булып тора.
Быелгы уку елыннан районныӊ 100 дән артык укучы белем ала торган 11 мәктәбендә тәрбияләү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча директор киңәшчеләре штатлары булдырылды.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру барышында шактый финанс средстволары үзләштерелде, аның буенча гомуми смета бәясе 12 млн.532 мең сум булган 4 мәктәп ремонтланды.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.
Илдә ерак авылларда яшәүче өлкәннәргә сырхауханәләргә барып җитәргә ярдәм итүче мобиль бригадалар программасы эшли.
«Демография» милли проекты буенча сатып алынган махсус автотранспорт ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр (65+) үзәк район хастаханәләренә китерелә һәм үз вакытында профилактик карау яки диспансерлаштыру уза. Илкүләм проектның максатларының берсе-өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен шартлар булдыру.