ЯҢАЛЫКЛАР


Датасы буенча тикшерү
4
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Менделеевскида район җитәкчесе Радмир Беляев катнашында беренче тапкыр шәһәр һәм район эшмәкәрләре - "Бизнес һәм хакимият. Ачыктан ачык кара каршы сөйләшү" исемле очрашу уздырдылар. Катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле очрашу ZOОM-конференция режимында узды, аңа 43 эшмәкәр кушылды.


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Эшкуарлык күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән Z Сберының түләүсез мәктәп акселераторында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе тәмамланды. Татарстан укучылары иң актив булып чыкты: республика платформага теркәлү саны буенча регионнар арасында беренче булды - 2225 заявка кабул ителде.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Саклык банкы, Стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәме белән, SberZ мәктәп акселераторы бөтен Россияне колачлады. Акселератор яшүсмерләргә XXI гасыр күнекмәләрен үстерергә һәм эшмәкәрлек нигезләрен үзләштерергә ярдәм итә: алар үз бизнесларын булдыруның бөтен циклын — идея генерациясеннән башлап проектны эшләтеп җибәрүгә кадәр уза алачаклар.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Республиканың күп функцияле үзәкләренең барлык 59 офисларында эшкуарлар бизнес өчен 69 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерә алалар.


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (Инновацияләргә ярдәм фонды) «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы кысаларында Цифрлы платформаларга һәм технологияләргә ярдәм итү буенча проектларны сайлап алуны дәвам итә. Татарстан предприятиеләре конкурс сайлап алуларында катнаша ала.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе Россия Федерациясе субъектларында, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен билгеләнгән, сәнәгать һәм технология инфраструктурасын үстерү эшен дәвам итә. Россия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе экспертлары тарафыннан "Белемнәр Икътисады Институты" автоном коммерциясез өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы белән берлектә "Сәнәгый технопарклар: оештыру һәм эшчәнлегенә идарә итү" мәгариф программасы эшләнгән, ул 2019 елның 15 июленнән 26 июленә кадәр узачак.

Программа "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында һәм "Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән.

Икътисадый һәм сәнәгать сәясәте өлкәсендә башкарма хакимият органнары, КУЭ ярдәм инфраструктурасы оешмалары вәкилләре, технопарклар һәм сәнәгать технопаркларының идарә компанияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук сәнәгать технопаркы моделе буенча сәнәгать мәйданчыкларын үстерү белән кызыксынучы эре һәм урта бизнес вәкилләре мәгариф программасында катнашу өчен чакырыла.

Белем алу өчен гаризаларны 2019 елның 1 июленә кадәр тапшырырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе сайтында алырга мөмкин: www.akitrf.ru

Элемтә өчен: Александр Подковыров, мәгариф программасы җитәкчесе, 8-915-315-08-56, apodkovyrov@akitrf.ru, edprom@akitrf.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International