Россия Почтасы һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе оештырган гуманитар акция башланганнан бирле, россиялеләр 13 меңгә якын посылка җибәргән инде.
5 июльдән гуманитар ярдәм белән посылкаларны Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күргән кешеләр өчен Татарстанның теләсә кайсы почта бүлегеннән бушлай җибәрергә мөмкин. Посылка һәм тараны гына түләргә кирәк.
Татарстанда 2020 елның 1 яртыеллыгында Россия Почтасы каталогы буенча 1000нән артык басмага вакытыннан алда язылу кампаниясе уза. Август ахырына кадәр Язылу агымдагы яртыеллык бәяләре буенча башкарыла ала – махсус сайтта онлайн режимда да , почта элемтәсенең теләсә кайсы бүлегендә дә.