Россия почтасы электрон ышаныч кәгазе буенча посылкалар һәм хатлар алу өчен сервис эшли башлады. Хәзер почта клиентларына башка кешегә посылка алу өчен кәгазь документлар рәсмиләштерергә кирәкми. Хәзер электрон ышанычнамәләр сервисын сайтта карарга була һәм якын арада Россия Почтасының мобиль кушымтасында пәйда булачак.
420125 нче почта элемтәсе бүлеге 30 меңгә якын кешегә, 15 йортка, Самосырово бистәсенә (1 300 коттедж), шулай ук 8 балалар бакчасы, бер мәктәп һәм бер медицина үзәгенә хезмәт күрсәтәчәк. Яңа бүлек «Весна» ТК, Азат Габбасов ур., 10 адресы буенча урнашкан.
Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан почта элемтәсе бүлекчәләре һәм күп функцияле үзәкләрнең филиаллары эш графигын үзгәртә.
Россия почтасы Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында быел иң яхшылар исеменә дүрт һөнәр вәкилләре-элемтә операторлары, почта элемтәсе бүлекчәләре начальниклары, машина йөртүчеләр һәм хат ташучылар көрәшә.
Россия почтасы метандагы йөк машиналары маршрутларына җибәрде. Табигый газда беренче дүрт КамАЗ Внуково логистик үзәге һәм Мәскәү авиаузелы аэропортлары арасында рейс ясадылар инде. Почта барлыгы 20 тонна йөк күтәрүчән 190 автомобиль сатып алды, алар 2021 елның июленә маршрутларга куярга планлаштыра. Инвестицияләр күләме 2,35 млрд. сум тәшкил итте. 2025 елга компания автопаркның 50% ын метанга күчерергә планлаштыра.
«Голос» телетамашасы җиңүчесе Нурлат балалар йортында, Арча интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә һәм Татарстан Республикасы Ветераннар иҗтимагый оешмасы әгъзаларына вакытлы матбугатка язылу бүләк итте.
Җиңү музее һәм Россия Почтасы «Җиңү открыткасы» Бөтенроссия рәсем конкурсына йомгак ясадылар. Конкурста катнашучылар 8 меңнән артык Җиңү открыткасы җибәргән. Аларны Россиянең барлык 85 төбәгеннән — Калининградтан алып Сахалинга кадәр балалар һәм өлкәннәр булдырды. Иҗади ярышка Татарстан Республикасы рәссамнары да кушылды.
Футбол буенча ЕВРО-2021 Европа чемпионаты алдыннан Россия җыелма командасы һәм Россия Почтасы командасының рәсми партнеры «Җыелма хат» конкурсы игълан итә. Бу җанатарлар өчен уенчыларга ярдәм сүзләрен җиткерү яки футбол белән бәйле тормышларының кызыклы тарихын сөйләү мөмкинлеге.
13 май - Ураза бәйрәме уңаеннан Россия Почтасы һәм күп функцияле үзәкләрнең Татарстан бүлекчәләре төзәтелгән график буенча эшләячәк.
Киләсе бәйрәм көннәре – 1 Май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме), 9 Май (Җиңү көне), 13 май (Ураза бәйрәме) уңаеннан, республикада күп функцияле үзәкләр һәм Россия Почтасы бүлекчәләре үзгәргән график буенча эшләячәк.