Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемне арттыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халык өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрә.
2023 елның 13 июлендә Балтач муниципаль районының Түнтәр авылында чираттагы гражданнарны күчмә кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәрде. Чара дәвамында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
2023 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
2023 елның 04 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Атабай авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.
2023 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов ТР Аксубай муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр булды. Кулланучыдан мондый сорау килде:
- Оптикадан диоптрияле күзлеккә заказ бирдем. Аны кабул итеп алгач бер сәгатьтән соң, оправасының кәкре булуын аңладым. Оптикада акчаны кире кайтаруны сорап дәгъва язган идем. Ун көн үтте, ләкин һаман дәгъвага җавап юк. Миңа нәрсә эшләргә?
2023 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Полянка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
2023 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Шигали авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан Татарстан Республикасы Әтнә районы Өзем авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде.
Кабул итүгә килгән гражданнарны кулланучылар базарының төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар кызыксындырды
2023 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районының Үзәк авыл җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр.