Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Байлар Сабасы бистәсенең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды. Катнашучылар кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар. Чараны уздыруның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.
Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Чирмешән муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны кабул итү чарасы оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов үткәрде.
2024 елның 07 ноябрендә Арча муниципаль районының Яңасала авылы авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.
2024 елның 24 октябрендә Әтнә муниципаль районының Комыргуҗа авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Ел саен 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәр Декадасы билгеләп үтелә. Бәйрәм матур традициягә әверелде, бу өлкән буынга мөрәҗәгать итү, аларның проблемалары турында белү, аларның ялын төрлеләндерү мөмкинлеге.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай районының Кутлушкино авылы халкы белән очрашу үткәрде.
Түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында гражданнарны бергәләп кабул итү
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районының Ишем авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып торалар һәм гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итәләр. Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Шикше авылында узды.
Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Алсу Хөснетдинова Башкарма комитет җитәкчесе Анастасия Григорьева белән берлектә Яшел Үзән районы Васильево бистәсе башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.