Кукмара районының Песәк авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук Песәк авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында сатучылар өчен семинар үткәрелде.
Сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белән берлектә 12 ноябрь көнне Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең күп функцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.
2020 елның 11 ноябрендә, «Сыйфат атнасы» кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Качелино авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина тарафыннан үткәрелде. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
2020 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Татар Сарал авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авылында гражданнарны кабул итте.
2020 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
2020 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Биектау муниципаль районының Әлдермеш авыл җирлеге халкы белән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында Чистай муниципаль районының Александровка авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Шуннан соң Совхозно-Галактионово авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-уку оештырылды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында гражданнар кабул ителде.
Саба муниципаль районының Курсабаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов катнашында гражданнарны кабул итү булды.