Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән әңгәмә барлык саклану чараларын да төгәл үтәп башкарылды.
Иртәгә, 26 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхси кабул итәчәк. Шулай ук, сорауларга җаваплар бирү WhatsApp кушымтасы ярдәмендә 8-987-296-68-93 телефон номеры аша да башкарылачак.
Кулланучылар хокукларын яклау товарлар (эш, хезмәт күрсәтү) куркынычсызлыгын, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәүне контрольдә тоту, хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәмәгән өчен хокук бозучыларга карата җаваплылык чараларын куллану буенча хокук бирелгән дәүләт органнары тарафыннан яклана. Кулланучылар хокуклары дәүләт органнары системасына керми, әмма әһәмияте бәяләп бетергесез булган җирле үзидарә органнары тарафыннан да якланырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән аралашу турыдан-туры (барлык саклану чараларын да үтәп) һәм WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша үткәрелде. Читтән торып гражданнарны кабул итү вакытында Яр Чаллы, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә яшәүчеләр үз сорауларын бирделәр. Сораулар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә дә, үзизоляция чорында алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсенә дә кагылды.
Әтнә муниципаль районының Күбән авыл җирлегендә гражданнарны видео-элемтә чаралары аша кабул итү оештырылды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашты.
Иртәгә, 19 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны читтән торып кабул итүне WhatsApp кушымтасы ярдәмендә 8-987-296-68-93 телефон номеры аша башкарачак.
2020 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авыл җирлегенең Өчиле авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны онлайн кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша оештырылды. Читтән торып үз сорауларын Яшел Үзән, Арча, Казан шәһәрендә яшәүче кулланучылар бирде. Сораулар кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь продукцияләрен сату өлкәсеннән иде.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us платформасында) видео-конференция элемтә, WhatsApp аша башкарачак.
Иртәгә, 12 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдән Әхмәтханов гражданнар кабул итүне WhatsApp аша 8-987-296-68-93 телефон номеры буенча үткәрәчәк.