ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән, гражданнарны һәм юридик затларны шәхсән кабул итү вакытлыча читтән торып эшләү режимына күчерелә

Тэги: кабул итү

27
март, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 18 мартындагы 208 номерлы йөкләмәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның 16 мартында расланган  «Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм дәүләт катнашындагы оешмаларның эш режимы буенча методик күрсәтмәләр» нигезендә, 2020 елның 20 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә, аның урынбасарларына һәм территориаль органнар башлыкларына килгән гражданнарны шәхсән кабул итү чикләнә.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан прокуроры урынбасары Олег Даминов Мамадышта гражданнарны кабул итәчәк


20
март, 2020 ел
җомга

2020 елның 20 нче мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Балык Бистәсе муниципаль районының Күгәрчен авыл җирлегендә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 18 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәдилә Мәликова катнашты.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Шунда ук үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация бирү максатында гражданнарны да кабул иттеләр.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Мамадышлылар Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирә алачак.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды.

Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен  һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итә.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International