Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Котлы Бөкәш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Уңайсыз санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 12 декабрьгә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне вәзгыятьне тотрыкландыру чорына күчерелә.
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне турындагы мәгълүматны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә бастырып чыгару таләпләренә туры китереп, сезгә хәбәр итәбез: уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә гражданнарны гомумроссия кабул итү көнен үткәрүне эпидемиологик вәзгыять тотрыклану чорына кадәр күчерү турында элек кабул ителгән карар гамәлдә.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Утар Аты авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Көек авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Халыкара инвалидлар көне кысаларында Түбән Кондрата авылында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендәге башка мәсьәләләрне аңлату максатында гражданнарны күчмә кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Байлар Сабасы бистәсенең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды. Катнашучылар кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар. Чараны уздыруның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.
Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Чирмешән муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны кабул итү чарасы оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов үткәрде.
2024 елның 07 ноябрендә Арча муниципаль районының Яңасала авылы авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.