Татарстан Республикасы җыелма командасы «Кибербитва» мәгълүмати куркынычсызлык турнирында икенче урынны алды. Ярышлар «Цифрлы маяк» форумының йомгаклау көнендә узды. Форум илнең 50 төбәгеннән 900дән артык катнашучыны җыйды.
Татарстан Республикасында 2022 елдан башлап ташламалы шартларда 4,7 меңгә якын ИТ-ипотека бирелгән. Бирелгән кредитларның гомуми күләме 41,8 млрд сумнан артык.
Биредә 3500 почта бүлекчәсе өчен корреспонденцияне автоматлаштырылган рәвештә сортларга аеру гамәлгә ашырыла, хезмәт күрсәтелә торган зона Татарстанны гына түгел, күрше төбәкләр — Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск өлкәләрен дә үз эченә ала.
Бу атнада МЦК-КТИТС студентлары Кытай-Россия сәнәгать ярышларында катнашу өчен Кытайга юл тотачак: робот техникасы һәм ясалма фәһем буенча Яшьләр өчен махсус турнирда катнашалар!
Исегезгә төшерәбез, төбәк эшчәнлеген бәяләү критерийлары: дәүләт хезмәтләре һәм тормыш ситуацияләре, ясалма фщёем, мәгълүматлар һәм хисаплылык, импортны алмаштыру, мәгълүмати куркынычсызлык, социаль өлкә, тармакка ярдәм.
«Цифрлы карарлар» форумы дәүләт һәм бизнес вәкилләрен «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышу һәм икътисадның төрле секторларына мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү стратегияләрен эшләү өчен җыйды.