Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында еллык доклад әзерләү буенча эш төркеме утырышы булды. Катнашучылар документны әзерләү юнәлешендәге эшнең барышы, аның структурасы һәм тулыландыру алымнары турында фикер алыштылар.
2026 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТР Яшьләр эшләре министрлыгының 2025 елга халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруга йомгак ясауга багышланган иҗтимагый тыңлаулар узды. Чарада 70тән артык катнашучы, шул исәптән Иҗтимагый палата һәм Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, экспертлар, коммерцияле булмаган оешмалар һәм муниципалитетлар вәкилләре катнашты.
2026 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгать контроле комиссиясе үткәргән утырышның төп темасы киләсе елга эшчәнлек планын формалаштыру булды.