2026 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТР Яшьләр эшләре министрлыгының 2025 елга халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруга йомгак ясауга багышланган иҗтимагый тыңлаулар узды. Чарада 70тән артык катнашучы, шул исәптән Иҗтимагый палата һәм Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, экспертлар, коммерцияле булмаган оешмалар һәм муниципалитетлар вәкилләре катнашты.