2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» 2023 елның 23 декабрендәге 131 номерлы Татарстан Республикасы кануны белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының шәһәр төзелешендә вәкаләтләре Чаллы шәһәренә дә кагыла. Биредә Чаллы агломерациясенең үсеш бүлеге төзеләчәк, ул шәһәр Башкарма комитеты бинасында урнашачак.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда җирле үзидарә органнарының әлеге вәкаләтләре, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән тыш, ТР Төзелеш министрлыгына тапшырылган иде.
Узып баручы елның архитектура һәм шәһәр мохитенең төп вакыйгалары һәм булачак чаралар турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе Владимир Кудряшев сөйләде.