Район мәдәният йортында “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында “Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион фестиваленең муниципаль этабы узды. Айлар буе үз номерларын әзерләгән яшь артистлар, ниһаять, жюри һәм тамашачыларга булдыра алганның барысын да күрсәтә алдылар.
Бүген Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов “Чайка” шәһәр яны сәламәтләндерү лагере территориясенә эш сәфәре кылды. Визитның максаты балалар сәламәтләндерү инфраструктурасын үстерү кысаларында төзелә торган яңа объектлар төзелешенең барышын тикшерү булды. Төзелеш Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты буенча республика бюджеты хисабына алып барыла.