Бу атнада Татарстан Республикасына эшлекле визит белән Томск өлкәсе делегациясе килде. Делегация составына берничә блок вәкилләре керә: сәнәгать, авыл хуҗалыгы, социаль, мәдәни, шулай ук инвестицион эшкуарлык блогы.
Эш визитының бай программасы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән танышуны һәм икътисадның төрле тармаклары предприятиеләре вәкилләре белән очрашуларны үз эченә ала.
18 июльдә Томск делегациясенең сәнәгать секторы вәкилләре Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде. Алар арасында Томск өлкәсе администрациясе әгъзалары, профильле университет вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре ("ТЭМЗ" ААҖ, "НИИПП" АҖ, "Микран" ФҖП" АҖ) вәкилләре бар иде.