ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2025 ел
җомга

Яр Чаллыда Шлюзовая урамындагы 579 метр озынлыктагы суүткәргеч челтәр участогына капиталь ремонт ясалган. Объект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән, бу максатларга 20 млн 445 мең сум акча бүлеп бирелгән.


31
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Арчада Арча муниципаль районы җәмәгать судьялары эшли торган бинага капиталь ремонт ясалган. Эшләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау республика программасы буенча башкарылды.


30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Сөт ризыкларын өләшү пунктларына капиталь ремонт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә. Агымдагы елда капремонт буенча республика программасына 27 муниципаль берәмлектә 56 объект кертелгән, гомуми финанслау 116 млн 279 мең сум тәшкил итә. Хәзерге вакытка төзүчеләр барлык объектларда да эшләрне төгәлләгәннәр.

Шәһәрләрне һәм торак-җирләрне төзекләндерүгә багышланган I Бөтенроссия медиаконтент конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс иң яхшы төзекләндерү практикаларын популярлаштыруга һәм шәһәр мохите үсешен яктыртуга һөнәри һәм яшьләр медиа бергәлеген җәлеп итүгә юнәлдерелгән.


29
июль, 2025 ел
сишәмбе

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә авылында яшь спортчыларны әзерләү һәм төрле дәрәҗәдәге спорт чараларын уздыру өчен билгеләнгән «Алмаш» укыту-тренировка базасын яңарту төгәлләнде.

Лагерьда стадион, клуб, ашханә, биш йокы корпусы, котельный һәм контроль-үткәрү пункты төзелгән. Яңа футбол кыры ясалма өслек һәм кирәкле билгеләр белән җиһазландырылган. Территориядә шулай ук асфальт түшәмәләр алыштырылган, бордюрлар куелган һәм яшелләндерү эшләре башкарылган. Яңартылган лагерь 7-17 яшьлек 140 спортчыны кабул итә алачак.


28
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.

Торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру буенча еллык план 71%ка үтәлгән. Бу хакта узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


25
июль, 2025 ел
җомга

Яшел Үзәндә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгенә капиталь ремонт ясалган. Эшләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башкарылды.

2025 елның 6-8 августында Мәскәүдә төзүчеләр көненең 70 еллыгына багышланган «Россиянең киләчәген төзибез» форумы узачак. Истәлекле дата хөрмәтенә форум илнең барлык төбәкләрендә туры эфирда узачак, трансляция төп төзелеш ведомстволары – Россия Төзелеш министрлыгы, Россия төзүчеләр форумы сайтларында урнаштырылачак.


24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Актаныш муниципаль районының Яңа Әлем авылында гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасына кертелгән. Финанслау 29 млн 897 мең сум тәшкил итә, шул исәптән 12 млн 556 мең сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International