4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Мәскәүнең «Гостиный двор» күргәзмә комплексында «БЕЗНЕҢ МӘКТӘП» 9 нчы Халыкара архитектура фестивале узачак. Әлеге зур күләмле чара форматына 2025 елда ребрендингтан соң «BUILD SCHOOL» күргәзмәсе күчте.
Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты контекстында уза һәм Россиядә талантлы яшьләрнең үсеше һәм үз-үзен камилләштерү өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән.
Яшел Үзәндә шәфкать йорты төзелеше дәвам итә, эшләр 58 процентка башкарылган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Әлеге объект елдан-елга күчеп бара торган объект булып тора – аның 333 млн сумлык бюджеты белән төзелеше 2024 елда башланган.
Татарстанда 2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча онлайн тавыш бирү дәвам итә, ул 21 апрельдә башланды. Сораштыру 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, җиңгән объектлар «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы һәм «Безнең ишегалды» республика программасы буенча үзгәртеп корылачак.
Яшел Үзән су каналы 2024 елдагы эш йомгаклары буенча «Чиста су» номинациясендә Шәһәр хуҗалыгы предприятиеләре профессионалларының төбәкара күп тармаклы премиясе җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк Башкарма комитетында узды.
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы гамәлгә ашырыла. Илкүләм проект кысаларында 3,15 млрд сумлык 36 объектны яңарту чаралары планлаштырылган.
Яр Чаллы программага кергән объектлар саны буенча алда бара. Биредә гомуми озынлыгы 46 км дан артык булган 29 объект яңартылачак, бу максатларга 1,88 млрд сумнан артык акча каралган. Зурлары арасында:16 км озынлыктагы хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзү, 19 км озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәренең 16 участогына капиталь ремонт ясау. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 516 меңнән артык чаллылы өчен су агызу һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.
Татарстан Республикасында 2024 елда җылыту чоры 16 сентябрьдә башланып, 2025 елның 16 маенда тәмамланды. Республика буенча җылыту чоры 243 көн дәвам итте – бу календарь елның өчтән ике өлеше. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
Узган шимбәдә торак төзелешен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Тәтеш муниципаль районының «Акчарлак» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеренда яңа корпуслар төзелә.
«Акчарлак» лагереның гомуми мәйданы – 1 926 кв.м. Балаларны савыктыру лагерьларын төзү буенча республика программасы кысаларында агымдагы елда биредә йокы корпусы, медицина блогы, котельная һәм контроль-үткәрү пункты төзелә.
Минзәләнең Садак микрорайонында 500 урынлык мәктәп төзелә. Бу гомуми мәйданы 8 609 квадрат метр булган өч катлы бина булачак.
Объектта әзерлек һәм җир эшләре төгәлләнгән. Идәннәр астына күмү, ростверкларны гидроизоляцияләү бара. Төзүчеләр шулай ук бинаның тышкы диварларын сала башладылар.
Татарстанның Биектау муниципаль районының Усад авылында балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау дәвам итә. Әлеге объект агымдагы елда «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.
Гомуми мәйданы 486 кв. м булган бер катлы сәнгать мәктәбе бинасы 1981 елда төзелгән. Биредә 13 бүлмә, шул исәптән 200 кешегә исәпләнгән актлар залы, 4 сыйныф, педагоглар өчен кабинет һәм 2 бәдрәф бар.