ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Минзәләнең Садак микрорайонында 500 урынлык мәктәп төзелә. Бу гомуми мәйданы 8 609 квадрат метр булган өч катлы бина булачак.

Объектта әзерлек һәм җир эшләре төгәлләнгән. Идәннәр астына күмү, ростверкларны гидроизоляцияләү бара. Төзүчеләр шулай ук бинаның тышкы диварларын сала башладылар.


14
май, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстанның Биектау муниципаль районының Усад авылында балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау дәвам итә. Әлеге объект агымдагы елда «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.

Гомуми мәйданы 486 кв. м булган бер катлы сәнгать мәктәбе бинасы 1981 елда төзелгән. Биредә 13 бүлмә, шул исәптән 200 кешегә исәпләнгән актлар залы, 4 сыйныф, педагоглар өчен кабинет һәм 2 бәдрәф бар.


13
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүгенге көнгә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында юлларны төзекләндерү һәм яктырту җайланмаларын үтәү планлаштырылган күләмнең 25% тәшкил итте. 41 ишегалдында юл эшләре тулы күләмдә тәмамланган, 15 муниципаль берәмлекнең 237 ишегалдында юл эшләре дәвам итә. Тышкы яктырту җайланмасы 70 ишегалдында төгәлләнгән, 14 муниципаль берәмлекнең 248 ишегалдында дәвам итә. Агымдагы елда барлыгы 678 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Мондый мәгълүматлар «ТР шәһәрләрен үстерү институты»  фонды тарафыннан бирелде.


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашында «Россия-Ислам дөньясы: КаzanForum-2025 «ХVI Халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру турында» брифинг узды.

2025 елда Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңарту ике программа буенча алып барыла.  Шул исәптән агымдагы елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа программага старт бирде. Аңа 100 объект кертелгән, эреләре арасында Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәрен су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләү, Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү һәм Казаннан Питрәч муниципаль районының Көек поселогына кадәр суүткәргеч төзү. Аларның 60 буенча дәүләт контрактлары төзелгән, калганнары буенча май ахырына кадәр төзеләчәк.

Бу хакта узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.


9
май, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстанның Биектау районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Традиция буенча аларда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

Марат Айзатуллин Татарстан җитәкчелеге исеменнән сугыш ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен һәм район халкын бәйрәм белән котлады.


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

9 Май алдыннан, традиция буенча, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Татарстанның төзелеш комплексында күп еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тылда катнашучыларны зурладылар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «Хәтер вакыттан көчлерәк» балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Министрлыкта гадәттәгечә 9 Май алдыннан уздырыла торган күргәзмәдә хезмәткәрләрнең балаларының иҗади эшләре күрсәтелә.


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Дәүләт органында билгеләнгән сайлап алу процедуралары нәтиҗәләре буенча 2024 елгы эш йомгаклары буенча электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре билгеләнде. Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып һөнәри казанышлар, инициатива һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертү тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International