Казанда ләм кырларын рекультивацияләү – 2025 елда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы гамәлгә ашыра торган экология өлкәсендәге бердәнбер объект. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына кертелгән һәм күчмә булып тора.Казанда ләм кырларын рекультивацияләү – 2025 елда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы гамәлгә ашыра торган экология өлкәсендәге бердәнбер объект. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына кертелгән һәм күчмә булып тора.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин социаль-мәдәни объектлар төзелеше барышы турында сөйләде.
Республиканың сәламәтлек саклау инфраструктурасын быел 53 объект тулыландырачак. Шуларның 47 се – фельдшер-акушерлык пунктлары. Эшләр барлык объектларда да алып барыла – гомуми күләмнең 45% ы башкарылган. Калган 6 медицина объекты буенча гомуми үтәлеш 31% ка җиткән.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы кысаларында яңа җәмәгать урыннары булдыру объектлары исемлеген раслау тавыш бирү процедурасы аша халыкның актив катнашында башкарыла.
Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Татарстанда 3 майга торакны файдалануга тапшыру планы 48 процентка үтәлгән, 1 млн 570 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Коммерцияле төзелеш буенча 11% тапшырылган – бу гомуми мәйданы 186 мең кв.м.дан артык булган 35 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 43% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 6сы тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 69 мең кв. м. тәшкил итә. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлгән. Монда 1 млн 314,5 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Быел 117 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау планлаштырылган. Эшләр 56 процентка башкарылган. Узган ярты айда динамика 10% тәшкил итте, шул исәптән өч муниципалитетта 7 ФАПны тапшыру нәтиҗәсендә. 16 объект төгәлләнгән, 88ендә ремонт дәвам итә. Агымдагы ай ахырына кадәр подрядчылар калган 13енә керәчәк.
ТР Төзелеш министрлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов катнашында «ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итә торган оешмалар берлеге» үзлегеннән җайга салына торган оешманың гомуми җыелышы узды.
Республика һәм федераль программалар буенча агымдагы елда Татарстанда 213 мәгариф объектын ремонтлау планлаштырыла.
Эшләр 30 гомуми белем бирү оешмасында алып барыла. Май аенда подрядчылар тагын 3 мәктәпне ремонтлауга керешәчәк, хәзер әзерлек эшләре бара. Гомумән алганда, гомуми белем бирү уку йортлары буенча үтәлеш 30 проценттан артып китә.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт быел 42 муниципалитетка кагыла. Программага 911 йорт кертелгән. Аларның 16сының махсус счетлары бар, анда милекчеләр капремонт фондын үзләре формалаштыра.
Агымдагы елда старт алган «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» яңа федераль программасы буенча 49 мәшгульлек үзәген ремонтлау каралган. Эшләр республиканың бер генә муниципаль берәмлеген дә читләтеп үтмәячәк.
Халыкара хезмәт оешмасы инициативасы белән 2003 елдан Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне эш урынында аварияләрне һәм имгәнүләрне булдырмау буенча мөһим корал булып тора.