Идел буе федераль округында коммуналь инфраструктураны Илкүләм муллык фонды акчалары исәбеннән ташламалы заемнар һәм федераль бюджеттан финанс ярдәме белән модернизациялиләр. Әлеге программаларның операторы булып территорияләрне үстерү фонды тора.
ФРТ мәгълүматлары буенча, 2022 елдан Идел буе федераль округы төбәкләрендә 1,2 мең км җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре, шулай ук 119 торак-коммуналь хуҗалык объекты файдалануга тапшырылган.
Татарстанда 2025 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башлауга әзерлек дәвам итә. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондында хәбәр итүләренчә, 10 февральдә республикада ишегалды территорияләрен җиһазлау өчен 14 февральгә спорт, балалар һәм башка җиһазлар сатып алуга керештеләр. Программаның гомуми лимитыннан 80% җиһаз җыелган. Быел балалар һәм спорт җиһазлары ассортименты тагын бер җирле җитештерүче тарафыннан киңәйтелгән – компания Чүпрәле районында урнашкан.
Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытта өстәмә лимит буенча муниципаль берәмлекләр йортларның беренчел исемлеген тәкъдим иттеләр, дефектлы ведомостьларны республиканың Дәүләт торак инспекциясе белән килештерү һәм торак фонды мониторингының дәүләт мәгълүмат системасында программа формалаштыру буенча эшләр алып барыла.
Татарстанда мәгариф өлкәсендә 213 объектка капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта шимбә көнне ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
23 муниципаль берәмлектә 33 мәктәп, интернат-мәктәп, балалар йортлары һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге тулысынча яңартылачак. 83 мәктәптә – функциональ зоналар һәм 74 мәгариф учреждениесендә – азык-төлек блоклары.
Зәй үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә капиталь ремонт тәмамланган.
Инфекция бүлеге 54 урынга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 2 161 квадрат метр булган әлеге өч катлы бинада тулы бер комплекслы эшләр башкарылган. Бинаның фасады һәм түбәсе яңартылган, эчке инженерлык челтәрләре ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Шулай ук эчке бизәкләр – түшәмнәр, идәннәр, стена плиткалары, бәдрәфләр ясалган.
Моннан тыш, йогышлы авырулар бүлегендә медицина җиһазлары тулысынча яңартылган, яңа кислород газификаторы урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев түгәрәк өстәл барышында хәбәр иткәнчә, республикада бүгенге көндә 4,8 млн.кв. м. торак төзелә. Аларның өчтән бер өлеше хәзер эшнең башлангыч этабында.
Гомумән алганда, Татарстанда бүгенгә төзелешкә 516 рөхсәт бирелгән, диде Гыймаев.
Татарстанның Чистай муниципаль районының Данауровка торак пунктында фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. ФАП бинасы гомуми мәйданы 58 кв. м булган модульле проект буенча төзелә. Хәзерге вакытта төзүчеләр модульне урнаштыруны төгәллиләр. Ул функциональ, уңайлы кабинетлар һәм Данауровка халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәгать киңлекләрен төзү, шулай ук илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программалары буенча эшләрнең планнары һәм торышы турында сөйләде.
Кичә Казанда «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында «Шәһәр трансформацияләрендә бизнесның роле» конференциясе узды.
Эшкуарлар берлеге белән берлектә шәһәр мохитен үстерүгә багышланган сессиядә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, ТР Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев катнашты.
Биектау бистәсендә Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе төзелеше тәмамланган.
Яңа белем бирү учреждениесе Стадионная урамында урнашкан. Гомуми мәйданы 1 585 квадрат метр булган бу ике катлы бина 150 кешегә исәпләнгән.