Татарстан башкаласында «Казаныш» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумы ачылды, ул узган елның октябрендә Казанда узган БРИКС саммитының дәвамы булачак.
Форум кысаларындагы пленар сессиядә чыгыш ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Казаныш» быел гыйнвар аенда ачылган Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында уза.
Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланган.
Гомуми мәйданы 5 575 квадрат метр булган биш катлы бинаның түбәсе алыштырылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, түшәмнәр монтажланган. Шулай ук электр яктырту системасы ремонтланган һәм техник җиһазлар урнаштырылган.
Эшләр 2024 елда дәүләт мәгариф оешмаларына капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында башкарылган.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин 2024 елда «Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе» ДАУ эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә заказ бирә торган службалар, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре, экспертлар катнашты.
2023 елда федераль бюджеттан ярдәм катнашында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы старт алды. Бу чорда коммуналь өлкәдә 1,1 меңнән артык чара гамәлгә ашырылган.
Яр Чаллыда Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының гомуми мәйданы 8320 кв. м. булган уку корпусына капиталь ремонт ясалган.
Капиталь ремонт барышында фасад һәм эчке бизәү эшләре башкарылган, түбә, җылыту челтәрләре һәм инженерлык челтәрләре алыштырылган. Шулай ук җиһазлар сатып алынган.
Бүген Иҗат үзәге базасында балалар бакчалары мөдирләре һәм иҗат үзәге җитәкчесенә "җитәкче" вазифасы буенча аттестация үткәрелде.
Бүген Иҗат үзәге базасында балалар бакчалары мөдирләре һәм иҗат үзәге җитәкчесенә "җитәкче" вазифасы буенча аттестация үткәрелде.
9 июньдә «Проект җитәкчесе»Бөтенроссия конкурсы финалының беренче көне узды. Илнең 23 иң көчле проект җитәкчесе Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру өчен проект идеясен эшләү буенча команда эше кысаларында үзләренең шәхси-идарә итү һәм һөнәри-техник компетенцияләрен күрсәттеләр.
Химик Куркиннар династиясенә Любовь Николаевна нигез сала. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы – 52 ел. Любовь Николаевна 1960 елның 24 нче мартында Бондюга поселогында (хәзерге Менделеевск шәһәре) нәселле химиклар гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында хезмәт куя. 1986 елда КХТИ (технологик бүлек) тәмамлый. 1992 елда предприятиегә инженер-микробиолог булып эшкә урнаша. «Аммоний» АҖдә хезмәтне саклау, азык-төлек контроле һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы белгеч булып эшли. Хәзерге вакытта – лаеклы ялда. Эштән буш вакытында сөекле хатын, кайгыртучан әни һәм әби булып кала.
Ире, Сергей Петрович, 1960 елның 1 нче гыйнварында Свердловск өлкәсенең Новолялинск районындагы Лобва поселогында туа. КХТИ (механик бүлек) тәмамлаган. Предприятиедә 1999 елдан бирле аммиак селитрасы җитештерү цехында смена башлыгы булып эшли. «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә ия.
Сергей Петрович белән Любовь Николаевна институтның 2 нче курсында таныша, бер тулай торакта яшиләр. Беренче очрашудан соң ук бер-берсенә тиң яр булуларын аңлап алалар, менә инде 34 елдан артык алар бергә гомер кичерә. Ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Бүгенге көндә Куркиннар гаиләсе династиясен уллары Артем дәвам иттерә, ул «Аммоний» АҖнең концентрацияләнгән азот кислотасы җитештерү цехының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматикасы буенча слесарь булып эшли. Белеме: Түбән Кама химия-технология институтын технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру инженеры белгечлеге буенча тәмамлаган. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Кызлары Полина, мәктәпне тәмамлаганнан соң, РФ Үзәк банкының Омск банк мәктәбен тәмамлый. Омск шәһәрендә эшли. Хәзерге вакытта ире һәм кызы белән газиз шәһәренә әйләнеп кайткан.
Кондратьевлар династиясенең «КЗСК» предприятиесендәге хезмәт стажы – 650 ел. Хезмәт династиясе 1932 елда СК-4 заводы төзелешенә ташчы булып урнашкан ике бертуган Иван белән Петрдан башланып китә, 1940 елда заводка Иванның хатыны да килә. Җиде елдан соң Иванның улы Сергей токарь булып билгеләнә. Сергейның улы – Кондратьев Николай Сергеевич 1975 елдан бирле слесарь-ремонтчы булып эшли. Хатыны – Кондратьева Татьяна Геннадьевна – химик. Аның сеңлесе Гордеева Валентина Сергеевна – баш бухгалтер урынбасары, заводта 1995 елдан бирле эшли.
«КЗСК минем өчен – газиз предприятие. Анда эшләгәндә төрле чорларны кичердем, катлаулысы да булгалады. Заводка – гомер, ә миңа заводта династиянең бу матур традициясен өзмәскә мөмкинлек биргән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Синтез» АҖ исеменнән котлау алуы бик күңелле», – ди Валентина Сергеевна.