ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты хезмәткәрләре А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция институты белгечләре төркеме белән берлектә Лаеш районының тугай күлләренә тикшеренүләр үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кыр форматында уздыруга әзерләнә торган «Татарстанда кыр көне-2020» күргәзмәдә катнашучылар очрашты һәм экспонентлар белән танышты.
Татарстанның Лаеш районында «Балык булсын!» дип исемләнгән чираттагы акция узды.
Лаеш районындагы «Радуга» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгында браконьерлар төркемен тоткарлаганнар. Алар 3 пошины, 2 кыр кәҗәсен һәм бер кабанны атканнар. Өстәвенә, ир-атлар кызык өчен генә аулаган, чөнки барлык трофейларны да җыеп алмаганнар.
Идел-Кама тыюлыгының сак зонасында гомуми озынлыгы 2 чакрымга якын булган берьюлы 22 ятьмә тартып алдылар. Бу закон бозу ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы дирекциясенең уртак рейды вакытында, Саралин участогының сак зонасы акваториясендә (Лаеш районы) ачыкланды.
Узган атнада Лаеш районында “Иң яхшы комбайнчы – 2019” республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Чарада район башлыгы Илдус Зарипов катнашты. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән комбайнчыларга 60 һәм 35 мең сум күләмендәге премияләрне һәм “Кама” спорт-йөзү комплексына абонементлар тапшырды.
2019 елның 2 сентябрендә Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татар Сараланы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр игътибарына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елның 8 ае эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Бүген Лаеш районында беренче мәртәбә ашлык суктырып карадылар. «Волжская» ҖЧҖ кырында комбайн «Скипетр» көзге бодаеның бер алымын урып карады.