Аралашу күнекмәләрен формалаштыру һәм баланың шәхесен адекват бәяләү буенча «Җилкән» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Евгения Бочкарева балигъ булмаганнар өчен «Минем дәгъваларым» дигән темага тренинг уздырган.
ТР Бөгелмә муниципаль районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк карамагындагылар өчен Халыкара дуслык көненә багышланган «Бөтен җир кешеләре дус» дигән танып-белү-уен чарасы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Алтын боҗра шәһәрләре» дигән виртуаль экскурсия узды.
Һәркем акчага сатып алган предметлардан файдалана. Һөнәренә, җенесенә, яшенә карамастан, безнең барыбыз да кулланучы булып тора. Шуңа күрә дә үз хокукларыңны белеп тору бик мөһим. Кулланучы буларак белемле булу карар кабул итүгә ярдәм итү белән берлектә соңыннан дөрес чишелеш табарга да булышырга мөмкин