ЯҢАЛЫКЛАР


Датасы буенча тикшерү
13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Европа сыйфат атнасы кысаларында «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде. Бөтендөнья сыйфат көненең төп максаты - продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе.

Европа сыйфат атнасы кысаларында «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде. Бөтендөнья сыйфат көненең төп максаты - продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе.


26
июнь, 2020 ел
җомга

Күргәзмә-презентация сатып алучылар өчен кирәкле һәм файдалы чара. Дегустацияләр үткәрү кулланучыны нинди дә булса яңа товар белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. 


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Продукция җитештерү һәм аны татып карау шартлары белән таныштыру, шулай ук «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» логотибы төшерелгән продукцияне күрсәтү максатларында «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖ тарафыннан Түбән Кама муниципаль районы сәүдә бүлеге, Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе, Мәгариф идарәсе, Сәламәтлек саклау идарәсе, «АБК-Пэймент» ҖЧҖ (балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклануны оештыру белән шөгыльләнә) вәкилләре өчен киңәшмә уздырылды. 


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, 2020 елның 13 нче мартында «Спасский оптторг» җитештерү берләшмәсенең «Кулинария» кибетендә он һәм кондитер әйберләре күргәзмә-презентациясе үткәрелде. Күргәзмәдә 20дән артык төрдәге продукция тәкъдим ителгән иде: гөбәдия, өчпочмак, лимон пирогы, кәбестәле пирог, күрәгәле пирог, кара җимеш һәм күрәгә белән катлы пирог, каймак пирогы, камыр эчендәге сосиска, чәк-чәк, төрле пәрәмәчләр, шулай ук өй токмачы.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 17 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр үткәрү залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда спирт һәм аракы дегустацияләнәчәк.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, чөнки икмәк социаль әһәмиятле товар булып тора. Татарстанда (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында) бодай, шулай ук арыш һәм арыш-бодай икмәгенә иң түбән бәяләр саклана.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 27 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибендә – ликер-аракы эчемлекләре (эче борыч төнәтмәләре һәм коньякта эшләнгән татлы миләш төнәтмәләре).

Дегустация вакытында 15 үрнәк – ачы борычлы 9 төнәтмәгә, коньякта ясалган 6 баллы миләш төнәтмәсенә бәя бирелде. 


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган ликер-аракы эчемлекләренә дегустация үткәреләчәк.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14нче ноябрьдә, Сыйфат атналыгы кысаларында, Баулы шәһәренең "Агропарк" сәүдә-сәнәгать үзәгендә (анда җирле товар җитештерүчеләр продукциясе ярминкәләре уза) Р.А.Садыйков  крестьян-фермер хуҗалыгының "Бавлинское молоко" продукциясенә кулланучылар дегустациясе узды.

Алдан ук хәбәр алган халык "Бавлинское молоко" продукциясен татып карау эшендә катнашты, пастеризацияләнгән сөт һәм сыер мае кебек мондый туклану продуктларын куллану үзлекләре, аларны җитештерү үзенчәлекләре турында күп кенә яңалык һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International