ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14нче ноябрьдә, Сыйфат атналыгы кысаларында, Баулы шәһәренең "Агропарк" сәүдә-сәнәгать үзәгендә (анда җирле товар җитештерүчеләр продукциясе ярминкәләре уза) Р.А.Садыйков  крестьян-фермер хуҗалыгының "Бавлинское молоко" продукциясенә кулланучылар дегустациясе узды.

Алдан ук хәбәр алган халык "Бавлинское молоко" продукциясен татып карау эшендә катнашты, пастеризацияләнгән сөт һәм сыер мае кебек мондый туклану продуктларын куллану үзлекләре, аларны җитештерү үзенчәлекләре турында күп кенә яңалык һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды, аның барышында республиканың сәүдә объектларында сатыла торган алкогольсез сырага дегустация уздырылды. Комиссия 12 үрнәкне бәяләде. Алар арасында "Балтика" сыра кайнату компаниясе" ҖЧҖ, "АБ ИнБев ЭФЕС" АҖ, "Объединенные пивоварни Хейнекен" ҖЧҖ, "Булгарпиво" ААҖ, "Татспиртпром" АҖ филиалы "Белый Кремль" сыра кайнату заводы", "Букет Чувашии" Чебоксар сыра кайнату фирмасы" ААҖ һ.б. җитештерелгән үрнәкләр, шулай ук Германиядә җитештерелгән бер үрнәк бар иде.

Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – бер шешәсе (банкасы) өчен 40-90 сум.

Дегустациягә, дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, "Булгарпиво" ААҖ, Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, "Сынау үзәге" ДКУ (Башкортстан Республикасы) вәкилләре дә катнашты.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган алкогольсез сырага дегустация үткәреләчәк.

Пыяла шешәләргә һәм сыра банкаларына тутырылган алкогольсез сыраның 12 үрнәген бәяләү планлаштырыла.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Әлмәттә беренче мәртәбә иң зур гастрономия фестивале узды. Чара "Бәхетле Әлмәт" шәһәр акциясе кысаларында оештырылды. "Нефтьче" мәдәният сарае янындагы мәйданда "Бәхетле Әлмәт"тә катнашучы республиканың 50дән артык рестораны, стритфуд, милли аш-су, фермер продукциясе, десерт, сыр, эчемлекләр һәм сувенирлар куелган, барча Татарстаннан килгәннәр иде. Шунда ук пешекчеләрдән мастер-класслар да үткәрелде. 


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән аракы дегустацияләнде.

 


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган аракыларга дегустация үткәреләчәк.


23
август, 2019 ел
җомга

Әгерҗе муниципаль районы халкы арасында Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне популярлаштыру максатларында шәһәрнең сәүдә объектларында дегустацияләр үткәрү традициягә әйләнде. Август аенда "Бристоль" һәм "Пятерочка" кибетләрендә "Белый Кремль" ҖЧҖ җитештергән сыраларга дегустация уздырылды.


26
июль, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә еш кына азык-төлек товарларының, шул исәптән сырларның түбән сыйфатлы булуына гражданнардан мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр керә. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне анализлау, тикшерү материаллары кулланучыларның хокуклары бозылуы турында сөйли. Кагыйдә буларак, шикаятьләр товарны кибеттә саклау шартларының дөрес булмавы (сыр күгәрек белән каплана, бозылган продукт тәме барлыкка килә), шулай ук товарны фальсификацияләүгә бәйле рәвештә – сырның кыйммәтле сортларын арзанракка алыштырганда килеп чыга. Сыр составында үсемлек майлары булырга тиеш түгел, югыйсә бу инде сыр продукты дигән сүз, чөнки анда нәкъ менә сөт майларын үсемлекнеке белән алыштырырга рөхсәт ителә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International