2025 елда капиталь ремонт программасына 607 млн 556 мең сум финанслау белән Татарстанның 11 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе кертелгән.
Татарстанда 2025 елда 5 балалар бакчасы төзелә, гомуми финанслау 738 млн 144 мең сум. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Агымдагы елның беренче җиде аенда Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республика халкы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итүгә 17 847 гариза биргән.
2018 елның 22 декабрендә Балтач районында яңа социаль объектлар – чаңгы базасы һәм күпфункцияле үзәк - башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды, алар республика программалары кысаларында төзелгән. Чара «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вәкилләре катнашында узды. Балтач шәһәр тибындагы поселогында беренче объект – чаңгы базасы, универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклы модульле чаңгы базалары төзү буенча республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Чаңгы базасы чаңгычыларга хезмәт күрсәтү һәм инвентарь прокаты өчен кирәкле җиһазларга ия.