Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә җиңүнең 75 еллыгына багышланган сәнгать бәйгесендә катнаштылар. Волонтерлар Җиңү символлары төшерелгән плакат әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, волонтерлар белән берлектә, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган сәнгать бәйгесендә катнаштылар. Волонтерлар Җиңү символлары төшерелгән плакат әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. балигъ булмаган балалар белән «Республика нәрсәдән башланып китте?» исемле чара уздырды. Педагог слайдларда Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буында үз Республикаңа, туган якка карата кызыксыну һәм патриотик хисләр үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрне ныгыту.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. балигъ булмаган балалар белән «Республика нәрсәдән башланып китте?» исемле чара уздырды. Педагог Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аны слайдларда күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буында үз Республикаңа, туган якка карата кызыксыну һәм патриотик хисләр үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрне ныгыту.
2020 нче елның 03 нче мартында 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда суд приставы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.
2020 елның 3 мартында, 14.00 сәгатьтә ,Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә, әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан ,Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда суд приставы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән «Виртуаль тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре» турында әңгәмә үткәрделәр һәм видео тасмалар карап үттеләр. Чара ахырында балалар белән эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча уен уйнатылды.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән «Виртуаль тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре» турында әңгәмә үткәрделәр һәм видео тасмалар карап үттеләр. Чара ахырында балалар белән эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча уен уйнатылды.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина һәм социаль хезмәткәрләр белән оештырыла торган чираттагы җыелышы 2020 елынын 27 февралендә уздырылды. Җыелышта «Демография» милли проектын тормышка ашыру, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси эшләрен тутыру буенча документларны рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансеризацияләү һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗларны ачыклау максатыннан, өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып йөрүне оештыру буенча да фикер алышынды.
Җыелыш кысаларында Хезмәтне саклау буенча белгеч Сайфуллина Фирдәүсә грипп һәм ОРВИ профилактикасы, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү буенча чыгыш ясады. Белгеч өлкәннәрнең янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирде, көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча планнан тыш инструктаж үткәрде, ашыгыч хезмәт телефоннары белән белешмәлекләр таратылды.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында балигъ булмаган балалар белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты- Ватанга мәхәббәт, герой бабаларыбызга һәм бүгенге Ватан сакчыларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү. Ихтыярый сыйфатлар, максатчанлык, җаваплылык хисе формалаштыру, балаларда каршылыкларны җиңәргә теләк һәм осталык тәрбияләү.