ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

17 сентябрь көнне,Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре,  «SabaBalahoner» муниципаль программасы нигезендә, 3 нче номерлы «Шоколад», 4 нче номерлы «Кынгырау» бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Игелекле эшләр йорты” темасына чара оештырдылар. Әлеге чарада балалар социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштылар.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

13 сентябрь көнне ,«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, Саба муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Камалетдинова Чулпан Надир кызы һәм социаль хезмәткәр Галимова Резедә Галихан кызы тарафыннан өлкәннәр һәм социаль хезмәт алучылар өчен Саба буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде.  Башта алар «Олимп» паркында булдылар , анда өлкәннәргә спорт инвентаренда  шөгыльләнү ошады, йөгерү сукмагы буйлап уздылар, Габдулла Тукайга багышланган агач скульптураларны карадылар, хәтта саф һавада зарядка ясадылар. Аннан соң «Саба таннары» газетасы редакциясендә кунак булдылар . Өлкәннәргә «Саба таннары»газетасының ничек бастырылуы турында  белү кызык булды. Биредә аларны белгеч Галимуллина Илмира Илфир кызы каршы алды, ул газета редакциясе белгечләренең ничек эшләүләре турында сөйләде.  Өлкәннәр белгечнең сөйләвен зур кызыксыну белән  тыңладылар һәм фотоларны карадылар.  Аннан соң экскурсия чәй эчү белән дәвам итте.   "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр белән бергә "Таң " кафесына бардылар . Экскурсиядә Тимершык авыл җирлегеннән һәм Байлар Сабасыннан сигез өлкән яшьтәге кеше катнашты.   Экскурсияләргә йөрү өлкәннәр өчен  яңа кешеләр белән аралашу , үзләренә яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә. Китәр алдыннан алар бер-берсенең телефон номерлары белән алмаштылар.  Кунаклар,район турында, "Район бик матурланган, бар җирдә дә бик чиста, чәчәкләр утыртылган, күп спорт учреждениеләре төзелгән ,яхшы юллар салынган" дип,яхшы сүзләр әйттеләр. Күргәннәреннән зур тәэсирләр алып өйләренә кайтып киттеләр.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә “Экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында буклетлар тараттылар.

Әлеге чараның максаты-бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яши белүне формалаштыру.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п.да «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә “Экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында буклетлар тараттылар.

Әлеге чараның максаты-бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яши белүне формалаштыру.

2019 елның 6 сентябрендә, “Экстремизмга-ЮК! “ айлыгы кысаларында,  « Балкыш » халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, янгын чыгуга сәбәп булган шартлату җайланмасын табу буенча өйрәнүләр узды. Өйрәнүләрнең максаты- янгынга китерүче террорлык акты кылыну турында сигнал алганда, хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тоту гамәлләрен эшләү. Моннан тыш, автоматик янгын сигнализациясе системасының һәм янгын турында кешеләргә хәбәр итү системасының эшчәнлеге тикшерелде. Өйрәнүләр нәтиҗәсендә, персоналның һәм хезмәткәрләрнең эш-гамәлләрен һәм аларның гадәттән тыш хәл булган очракта үз-үзләрен ничек дөрес итеп тотуын тикшерергә мөмкин иде.  Өйрәнүләрдә «Балкыш » халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 20 хезмәткәре катнашты . Шулай ук, куркынычсызлык техникасы белгече Сәйфуллина Фирдәүсә Фәнил кызы «Җәмгыятькә янау" темасына лекция үткәрде.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Экстремизмга –ЮК! "

«Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында» 2019 нчы елның 3 нче сентябрендә Тимершык авылы полиция участок инспекторы Гатин Марат Мөрсәлим улы Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән «Экстремизмга –ЮК! " дигән темага аңлату әңгәмәсе үткәрде.

Чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә хәзерге дөньяның төп куркынычлары һәм өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көндәлек тормышта куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләү иде. Шулай ук Марат Мөрсәлим улы өлкәннәргә Татарстан Республикасында һәм Саба районында булган яңалыклар турында сөйләде, әңгәмә ахырында барлык белешмәлекләр таратты. Чара Тимершык авыл җирлегеннән Галимова Резедә Галихан кызы һәм Шакирҗанова Венера Габделхәй кызы тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте . Чарада 6 өлкәннәребез катнашты. Чәй артында аралашу һәркемгә күңелле булды, бүгенге чарадан барысы да канәгать калды.

2019 нчы елның 03 нче сентябрендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда суд приставы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.

30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

 Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль   хезмәткәре Мөдәрисова Рәсимә Нурсәет кызы Кече Шыңар авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әскәрова Нәкыя Кәбир кызына социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә : йорт яны территориясен җыештыруда, йортны җыештыруда , үлән чабуда булыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International