ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 41 тикшерү үткәрелде, аларның 32се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 9 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 244,55 мең кв. метр булган 52 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 43 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 19 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән 32 күрсәтмәнең барысы да билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган. 2018 елның ноябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 25,3 мең сумлык штраф түләнде. 


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Төзелеш Министрлыгында «Татарстан Республикасының коммуналь предприятиеләр Союзы» Эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе Директорлар советы утырышы үтте. Утырышта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыров, «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр союзы» Региональ тармак эш бирүчеләр берләшмәсе директорлар Советы рәисе Абрек Хәйруллин тормыш тәэмин итү хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Җәүдәт Җамалетдинов,  республиканың ТКХ министрлыгы, предприятияләре һәм оешмалары  вәкилләре катнашты. Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- «2017-2019 елларга Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары буенча тармак килешүенә үзгәрешләр кертү турында»Килешү проекты.
- ТКХ Берлегенең квалификацияләрен бәяләү үзәге эше турында хисап.
- 2019 елга «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләре берлеге» Эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе эш планы проекты һәм 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча берлегенең гомуми җыелышын үткәрү.

- 2019 елга «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләре берлеге» Эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе керемнәр һәм чыгымнар сметасы проекты.

- Предприятиеләр хезмәткәрләрен иминият яклавы.

Фоторепортаж

 

Татарстанның Төзелеш министрлыгы, «ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» Ассоциациясе үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы белән берлектә, «торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә актуаль проблемалар: проблемалар һәм чишелеш юллары» соравы буенча республиканың Идарә оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды: -ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче оешмалар арасында килешү мөнәсәбәтләре; - «Татэнергосбыт бердәм исәп-хисап үзәге» ҖЧҖ идарәче оешмалары арасында килешү мөнәсәбәтләре; - каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр белән тәэмин итүче белән хезмәттәшлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International