Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чирмешән һәм Нурлат муниципаль районнарында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та йөрде. Чирмешән районына сәфәр кысаларында алар урып-җыю кампаниясенең барышы белән таныштылар һәм яңа “Био Агро” эретмә комплексында булдылар.
Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны булдырмау аеруча җитди һәм куркыныч проблемаларның берсе, чөнки алар тиз янып китүчән масса.