Сентябрь аеннан башлап ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай яр буе («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Ипподром территориясендә «Уңыш-2021» авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Ярминкәдә катнашу өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, крестьян һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, якын-тирә районнарның шәхси ярдәмче хуҗалыклары, шулай ук шәһәр халкы чакырылган иде.
Узган шимбәдә Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә булды. Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе тәкъдим ителә. Ярминкә районның иҗат коллективлары әзерләгән мәдәни программа белән үрелеп барды.
Яр Чаллы шәһәрендә традициягә кергән «Белорус ярминкәләре»н уздыру дәвам итә. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге вакыйганы игътибарсыз калдырмадылар, ярминкәдә булдылар, халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләделәр.
Мамадышта бәйрәм ярминкәсе оештырыла
Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 25 гыйнварда Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.
Әтнә муниципаль районында яшәүчеләрнең азык-төлек ярминкәләре белән кызыксынуы елдан-ел арта бара. Бу иртәнге сәгать тугызда район үзәге мәйданында халык шау-гөр килә башлауга ук билгеле булды. Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык продукциясе һәм башка бик күп әйберләрне күрергә була иде. Җитештерүчеләр үз товарларын сатып алучыларны тапса, халык, үз чиратында, экологик чиста продукциягә тиенде.
Узган шимбәдә Арча шәһәренең ярминкә мәйданында Өлкәннәр декадасына багышланган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе булды.
Ярминкәдә җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шәхси эшкуарлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүчеләр ит, балык, сөт, эремчек, каймак, сыр, өй тавыкларын, казылык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм кондитер әйберләре сатып ала алды. Шулай ук авыл хуҗалыгына кирәк-ярак, мәсәлән, печән, салам, утын һ.б. бар иде. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен – сатып алучы, ә тегеләре, үз чиратында, экологик яктан яхшы чиста продукция тапты.
Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "Белоруссия ярминкәсе"н үткәрү традициягә керә. "Камаз" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Белоруссиядән килгән товарлар сату ярминкәсе уза.
2019 елның 28 сентябрендә 7 сәгатьтә Агросәнәгать паркында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узачак.
Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын Агросәнәгать паркында узачак ярминкәгә чакыралар.