Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе агымдагы елның ноябрь аенда сату-алу килешүләре нигезендә 16,5 меңнән артык хокук күчешен теркәгән. Бу-быел гына түгел, узган елда да иң күп килешүләр саны.
Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 933960-7 номерлы федераль закон проектын Комплекслы кадастр эшләре заказчылары исемлеген киңәйтү өлешендә өченче укылышта кабул итте.
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 мартына кадәр «дача амнистиясе»н озайту турындагы законга кул куйды. Закон 2020 елның 19 декабреннән үз көченә керә.
10 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына арестлар/тыюлар салу һәм аларны бетерү мәсьәләләре буенча Instagram да турыдан-туры эфир уздырачак.
2021 елның 1 гыйнварыннан Росреестр боерыгы үз көченә керә, анда дәүләт геодезия, нивелир һәм гравиметрия челтәре пунктлары булган күчемсез милек объектлары хокукына ия булучылар тарафыннан әлеге объектларга зыян китерү яки юк итү очраклары турында хәбәр итү тәртибе язылган.
Дәүләт программалары гамәлдә булган вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 5 920 ташламалы ипотека һәм 881 авыл җирлеге теркәлгән.
Татарстан Росреестры искәрткәнчә, күчемсез милеккә карата исәп-теркәү гамәлләрен туктатып тору сәбәпләрен бетерү мөмкин булмаган очракта, мөрәҗәгать итүчеләр аны озайтырга хокуклы.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Кадастр палатасы белән берлектә, Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Сезнең игътибарыгызга бирелгән темага иң актуаль сораулар һәм җаваплар тәкъдим итәбез.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган дәүләт фондыннан документлар бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә. Барыннан да ешрак җирләрне инвентаризацияләү материаллары һәм 2009 елга кадәр әзерләнгән җир кишәрлекләренә җир төзелеше эшләре (законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә, 2009 елдан җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү өчен ызанлау планнары әзерләнә) соратып алына. Көн саен Идарә тарафыннан хезмәт күрсәтү белән кызыксынган затларның йөздән артык гаризасы карала.
Әлеге мөмкинлек 2016 елда барлыкка килде. Әмма мөрәҗәгатьләрнең иң күбе узган елга туры килде. Ул вакытта 14,5 меңнән артык гариза бирелгән иде, быел - 3 меңгә якын.