Казан шәһәрендә "2020 нче елның 1 нче гыйнварыннан башлап Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында мәҗбүри яңартулар" дигән темага Россиякүләм гамәли семинар узачак
2020 елның 25 мартында Мәскәү шәһәрендә "РосКапСтрой" ФАУ һәм "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы тарафыннан оештырылган "Ресурс белән тәэмин итүче оешмалар өчен ТКХ дәүләт мәгълүмат системасы" дигән темага семинар булачак
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы барлык затлар күпфатирлы йортларны карап тотуга һәм эксплуатацияләүгә, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә һәм башка мәгълүмат алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат урнаштырырга тиеш. ТКХ ДМСы Рәссәй Федерациясе гражданнарына әлеге мәсьәләләр буенча мәгълүмат алу һәм үз хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе мәгълүматны системага кертү өчен җаваплы затларның эш сыйфатына аерым игътибар бирә, урнаштырылган мәгълүматның тулылыгын һәм дөреслеген контрольдә тота. Ел башыннан Бөгелмә районы җәмәгать судына әлеге маддә буенча 10 административ эш тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта дүрт эш буенча идарәче оешмаларның вазыйфаи затларын административ хокук бозулар кылуда гаепле дип тану һәм аларга кисәтү рәвешендә административ җәза куллану турында карар чыгарылган инде.