Бүген Уфа шәһәрендә «Конгресс-холл Торатау» Башкортостан Республикасы дәүләт бюджет учреждениясе мәйданчыгында Идел буе федераль округы транспорт тармагының төп бизнес-вакыйгаларының берсе - «PRO//Хәрәкәт.Идел буе» («PRO//Движение.Поволжье») тимер юл конференциясе уза.
2022 елның 13-14 апрелендә Чиләбе шәһәрендә «Автомобиль юлларын төзекләндерү һәм карап тотуның яңа прогрессив технологияләре» дип исемләнгән ел саен уза торган конференциясе оештырылды.
2021 елның 2-3 ноябрендә Томскида онлайн-форматта IV«Өзлексез экологик белем бирү: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Конференция «Экология», «Мәгариф» һәм «Мәдәният» илкүләм проектларын үтәү кысаларында үткәрелә.
Чара Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында гамәлгә ашырылды. Анда ТР экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, ТР буенча Россия экология җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин, Территорияләрне инвестицияле үстерү фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев катнашты. Дискуссиядә шулай ук федераль һәм региональ хакимият органнары белгечләре, шулай ук әйләнә-тирәлекне саклау, табигатьтән рациональ файдалану, тискәре экологик нәтиҗәләрне җайга салу һәм булдырмау өлкәсендәге проблемаларны хәл итү белән бәйле РФ төбәкләреннән фәнни, инженерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Шундый исем белән Кукмарада IX төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференция булып узган. Чара Югары Арбаш урта мәктәбендә узган.
Чара укучыларның фәнни-тикшеренү, гамәлдә табигать саклау эшчәнлеген үстерүгә һәм табигый байлыкларга җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән. Чараны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештыра.
18 декабрьдә Апас районында «Техниканы 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерлык конференциясе узды, аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.
Бүген А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ территориясендә ясалма интеллектка (Artificial Intelligence) һәм мәгълүматларны анализлауга багышланган AI Journey региональ конференциясе уза. Рәсми ачылыш тантанасында ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Саратовта "Көндәшлекне яклау өлкәсендә юридик фәннең һәм практиканың актуаль проблемалары" дигән VIII Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Бүген Мәскәүдә табигатьне ихтыяри саклау эшчәнлегенә йомгак ясалган. Экологик белем бирү буенча VI Бөтенроссия конференциясе кысаларында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды президенты Владимир Грачев катнашында пленар утырыш узган. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы исеменнән исә Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашкан.