Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты хезмәтне саклау өлкәсендә конкурслар үткәрә.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елның 24 апреленнән 31 маена кадәр хезмәтне саклау буенча гамәлдәге кагыйдәләр таләпләренең эчтәлеген бәяләү турында сораштыру үткәрә.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәтне саклау айлыгы кысаларында имгәнүләрне кисәтүгә, хезмәтне саклау проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар циклы узды. Чаралар учреждение хезмәткәрләрен һәм тәрбияләнүчеләрен колачлады.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәтне саклау айлыгы кысаларында хезмәткәрләр өчен «Хезмәтне саклауга әйе дип әйт» дигән чара узды. Хезмәтне саклау буенча җаваплы белгеч куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында әңгәмә үткәрде, бу темага видеороликлар күрсәтте.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Әлмәттә «Хезмәт иминлеге. Заманча тенденцияләр» семинары узды.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Шәхси саклану чараларын эшләүчеләр, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе бушлай онлайн-конференцияләр үткәрәчәк.
12 мартта Түбән Камада «Хезмәтне саклау – юниорлар» компетенциясе буенча һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашты.
IX Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы 2024 елның 10–13 сентябрендә Сочиның «Сириус» фән һәм сәнгать паркында узачак. 2024 елгы БХСА эшлекле программасының төп стратегик темасы куркынычсыз хезмәт культурасын формалаштыру булачак.
2024 елда хезмәтне саклауны популярлаштыру һәм эштә сәламәтлекне саклау буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан, хезмәтне саклауның мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттыру өчен, Россия Хезмәт министрлыгы «Минем өчен хезмәтне саклау – ул…» кампаниясен үткәрә.
2023 елда үлем очракларысыз урман хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт оешмалары эшләде.