Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кибет хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырдылар һәм кулланучылар өчен консультация өстәле уздырдылар.
Кибет Чистай шәһәренең кулланучылар базарында озак вакыт эшчәнлек алып бара. Мәктәп һәм офис канцеляриясе товарларын сатуда махсуслаша. Август ахыры һәм сентябрь башы сатучыларның кайнар чоры — уку елы башланган вакыт.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Лента» гипермаркетында чаралар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча типографиясе бинасында кулланучылар өчен чара үткәрде. Биредә халыкка төрле хезмәтләр күрсәтелә, аерым алганда, чәчтарашханә, юридик, нотариаль, күзлек ясау буенча хезмәтләр һ.б. шулай ук сәүдә эшчәнлеге дә алып барыла.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш районы сәүдә предприятиеләренә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен семинарлар үткәрде.
Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында район эшмәкәрләре өчен бизнес-интенсив узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгече Кадрия Галиева катнашты. Чара барышында түбәндәге темалар күтәрелде:
- «Бизнеста җинаять куркынычлары»;
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз сыйфатсыз товарны яңасына алмаштырганда гарантия срогын исәпләү мәсьәләсе буенча Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе гарантияле ремонт вакытында электр самокатына китерелгән зыян очрагында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның грамоталылыгын арттыру максатында укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Нурлат районында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән даими очрашулар үткәрә. Чаралар кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатыла. Моннан тыш, район кибетләрендә азык-төлек товарларының бәяләре һәм ассортименты мониторинглары үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Чистай бүлеге белгече белән берлектә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-укулар үткәрделәр. Чараның төп максаты - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү.