Сыйфат көне - илебез җитештерүчеләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләренә сыйфат өчен рәхмәт белдереп кенә калмыйча, тормыш сыйфатының төп өлешенә - әйләнә-тирә мохит һәм экология сыйфатына, социаль өлкә һәм мөнәсәбәтләр сыйфатына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә игътибар бирергә мөмкинлек бирә торган бәйрәм.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының Мөслим районындагы хезмәткәре Гүзәл Мифтахова Мөслим муниципаль районының Варяш-Баш авылы китапханәсе хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде. Чара барышында норматив хокукый актлар таләпләре турында мәгълүмат җиткерелде. Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре турында фикер алыштылар.
Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә профилактик чаралар үткәрә.
Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече белән берлектә Татарстан халыкларының кулинар традицияләре фестивалендә катнаштылар.
2024 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев катнашында халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Мондый күчмә кабул итүләрнең төп максаты - гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итә торган аеруча проблемалы мәсьәләләрне ачыклау.
«Сыйфат атналыгы»на багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Чистай бүлеге белгече белән берлектә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасысының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырдылар.
Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең һәм якын-тирә районнарның хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр. Катнашучылар белән сыйфат төшенчәсен тикшерделәр. Без бу төшенчәгә күнеккән һәм аны көндәлек тормышыбызда һәр җирдә очратабыз.
Нәрсә ул «сыйфат»? Ул кайчан барлыкка килгән? Аңа тагын нинди төшенчәләр иярә?
Сыйфат атналыгы кысаларында эшлекле чаралар, уку йортларында сыйфат дәресләре һәм бөтен Россия буенча башка активлыклар үткәрелә. Россиядә сыйфат көне үзебезнең товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итәргә тиеш һәм җитештерүчеләр, сәүдә челтәрләре һәм кулланучылар арасында ачык әңгәмә өчен мәйданчык булырга тиеш.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучыларның гаризаларын турыдан-туры карауга гына түгел, ә сатучыларның һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең грамоталылыгын арттыруга да игътибар бирү мөһим.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Чистай бүлеге белгече белән берлектә «Агат» сәүдә йортында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.