ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2024 ел
җомга

Балтач шәһәр тибындагы бистәнең ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләре продукциясеннән торган ярминкә уза. Ярминкәнең максаты - җирле җитештерүчеләрнең продукциясе товарларын алга сөрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү. Ярминкәдә һәр атна үз продукциясен «Икмәк» ПБ, КФХ «Закиров Р.М», «Җәмәгать туклануы» ПБ, «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете, «Арча»ҖЧҖ тәкъдим итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Питрәч муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау бәяләр мониторингы

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 15 февралендә Саба муниципаль районы Килдебәк авыл җирлеге бинасында авыл халкы белән очрашу уздырылды һәм авыл белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларының берсе.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Битаман авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокуклары, әлеге законнарның нинди хокукларны яклавы турында сөйләделәр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе тиешле сыйфатлы товар алмашу өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Сатып алучы кибеттән кыйммәтле агачтан эшләнгән турыпочмаклы өстәлне югары бәягә сатып алган. Өйдә гаилә киңәшмәсендә овал өстәл яхшырак күренер дип уйлыйлар, шуңа күрә сатып алынган өстәлне алыштырырга карар кабул итәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Чирмешән муниципаль районына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов район гражданнарын кабул итте һәм берничә сәүдә объектында булды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында җирле үзидарә органнары вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Бәхет» ҖЧҖ (Балтач районы) кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр. Аеруча игътибарны яраклылык срокларына һәм тиз бозыла торган азык-төлекне саклау шартларын үтәүгә юнәлттеләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар Республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International