Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Кайнар линия телефонына шалтырату килде:
- Пәрдәләр тегүгә заказ биргәндә, сатучыдан миңа караңгы һәм яктылыкны үткәрми торган блэкаут пәрдәләре тәкъдим итүен сорадым. Баламның яктылыкта йокламавын аңлаттым, шуңа күрә миңа төнге кебек караңгы пәрдәләр кирәк. Тәкъдим ителгән вариантлардан мин бер төрле материал сайладым, һәм алар миңа заказ буенча пәрдәләр тектеләр. Пәрдәләрне бүлмә тәрәзәсенә элеп куйгач, мин алар аша яктылык үтүен күрдем.
2023 елның 04 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә ччыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районының «Hair Salon» матурлык салонында эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъект өчен укыту семинары үткәрде.
Кулланучылар базарында һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан Кукмара районының Нырья авылында урнашкан Авылым ҖЧҖнең «Вильмон» кибетендә профилактик визит үткәрелде.
Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.
2023 елның 2 октябрендә Буа районы Түбән Наратбаш авыл җирлеге мәдәният йортында «Ядкәр» фольклор ансамбле катнашучылары белән очрашу узды. Ансамбльдә нигездә пенсионерлар чыгыш ясый. Очрашу актив әңгәмә формасында һәм дустанә атмосферада узды, ветераннар яшьлек елларын искә төшерделәр, халык җырларын җырладылар.
1 октябрьдә Нурлат шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр ярминкәдә үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Без барыбыз да көн саен клиентлар ролендә. Ләкин кайвакыт күрсәтелгән хезмәт яки аның сыйфатсызлыгы аркасында сатып алынган товардан канәгать калмыйбыз. Үз хокукларын белмичә, димәк, үз мәнфәгатьләрен яклый алмыйча, кулланучылар кайвакыт хаталар ясыйлар, аларны билгеле бер вакыттан соң төзәтеп булмый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Марат» ҖЧҖдә сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан «Оптовая ярмарка» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.
Нәрсә сокландырырга яки җирәнергә, игътибар җәлеп итәргә яки читкә этәрергә, офисны «җәзалау камерасына» яки бәхет оазисына әйләндерергә мөмкин? Әлбәттә, уңышлы яки уңышсыз сайланган парфюмерия! Без «йөрткән» хуш ис - үзебезнең эчке визит карточкабыз, исләрнең безнең аңга тәэсирен бәяләп бетереп булмый.