Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре ай саен Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрделәр.
Һәр 20 көн саен кунакчыл үзәк ял итүчеләр өчен үз ишекләрен ача, анда Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының башка районнары халкы сәламәтлекләрен яхшырта.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева 5 нче мәктәпнең 5А һәм 5Б сыйныф укучылары өчен «Интернетта сатып алу вакытында куркынычсызлык» темасына лекция үткәрде.
2023 елның 27 сентябрендә Казан территориаль органы карамагындагы Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районына бару кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Узган ял көннәрендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Кулланучыларга эре товар җитештерүчеләрнең дә, кече крестьян-фермер хуҗалыкларының да продукциясе тәкъдим ителә. Сатып алучылар парлы ит, балык һәм яшелчәләрне чирвт торып алды. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре ашлык һәм сенажны да сатуга куйганнар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта лекция үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Яңа Чишмә мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Грамоталы кулланучы» курсы буенча лекция үткәрелде.
Соңгы вакытта кулланучылар хокукларын яклауга, халыкка җитештерелә һәм сатыла торган халык куллану товарларының сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән норматив актлар даими яңартылып тора.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләрне аңлату өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Спас оптторгы» ПО «Минимаркет» кибете сатучылары өчен укулар үткәрде.
2023 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан ведомство карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.