Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемнәрен арттыру максатыннан укыту семинарлары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы профилактик чара үткәрделәр, анда мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге җинаятьләрне профилактикалау һәм аларга каршы тору ысуллары һәм онлайн-сатып алуларда мошенниклардан саклану мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Роза Прилукова Яр Чаллы шәһәрендә «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» муниципаль автоном учреждениесенең социаль хезмәтләр алучылары өчен чираттагы укыту чарасын уздырды.
Спас районы Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Яңа Чишмә авылының күп функцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасын гамәлгә ашыручылар буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты сәнәгать һәм сәүдә комитетының икътисад бүлеге белгече Ләйсән Мәрданова «Березка 1» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр белән очрашты.
- Товар өчен түләдем, ә ул һаман да юк, - дип товар өчен түләнгән акча турында борчылып кулланучы Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре киңәше буенча ул сатып алу-сату килешүе төзелгән кибет җитәкчелеге адресына язмача дәгъва җибәргән. Җавап үзен озак көттерми: берничә көннән соң йортта яңа ишек барлыкка килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Мурзина Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Г.Х. Низамиева сәүдә объекты территориясендә азык-төлек булмаган товарлар төркемен сатучы хуҗалык итүче субъект өчен укыту семинары үткәрде.
Хокукый мөнәсәбәтләрдә һәм РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән көйләнгән мөнәсәбәтләрдә, аерым алганда, куелган сроклар зур әһәмияткә ия. Ләкин, еш кына кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү вакыты үтәлми. Кулланучы килешүне өзүне һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итсә дә, сатучы товарның сыйфатын тикшерү өчен егерме көнгә кабул итә.