ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 06 февралендә Арча шәһәре Башкарма комитетының административ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аңлату чарасы үткәрде. Әлеге чара район халкының куллану грамоталылыгын һәм үз-үзен яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең «Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен пансионат» МАУда ял итүчеләр белән ай саен үткәрелә торган очрашулары дәвам итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы М.Горький исемендәге Зеленорощинск гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрде. Очрашу кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон, ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре хакында фикер алышуга багышланган иде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
февраль, 2023 ел
җомга

2023 елның 02 февралендә шәхси эшмәкәр Юмагулов Н.И. (Саба районы, Тимершык авылы) сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин сатучылар өчен семинар оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Арча районында шәхси эшмәкәр Г. К. Галиуллина сәүдә объектында Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законнарын аңлатып семинар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Н.К. Мөбарәкованың «Ләйлә» азык-төлек кибетендә сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре укыту чаралары уздыра, шулай ук сәүдә оешмалары вәкилләренә консультацияләр бирә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы онлайн сатучыга шикаять белән мөрәҗәгать итте. Гражданка С. сүзләренә караганда, Интернет кибеттән сатып алынган телевизорны кире кайтарырга теләмәвен, сатучы кире кайтарып яки алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә таянып аңлата.

Бүлек хезмәткәре РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләренең 26.1 статьясы һәм 41 п. нормалары нигезендә сатучы адресына дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтте.

Тэги: куланучылар хокукын яклау

1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кулланучылар таләбе буенча сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар алмашу өлешендә аңлатма бирү үтенече белән гражданин мөрәҗәгать итте.

 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Парфюмериягә һәрвакыт ихтыяҗ бар, чөнки ул теләсә нинди хатын-кыз өчен тансык бүләк. Шуңа күрә базарда бик күп ялган парфюмерия бар, сез аларны базарда гына түгел, зур кибеттә дә сатып ала аласыз.

Якынлашып килүче бәйрәмнәр алдыннан: 14 февраль - гашыйклар көне, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең парфюмерия продукциясен сатучы сәүдә объектларының берсендә профилактик чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау хушбуй

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International