ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә, шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә профилактик чаралар – консультация өстәлләре уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

12
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Кулланучылар базарында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә, намуссыз сатучыларга һәм башкаручыларга, сыйфатсыз товарларга һәм хезмәтләргә карата белемле таләпләр белдерүче таләпчән кулланучы тәрбиясеннән башка нәтиҗәле куллану базарын үстерү мөмкин түгел. Бозылган хокукларны торгызуда турыдан-туры ярдәм итүдән тыш, халыкның кулланучылар һәм хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән профилактик чараларга да зур игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат һәм белем бирү өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә сыйфат көне, ноябрьнең икенче атнасында Бөтендөнья сыйфат атналыгы билгеләп үтелә.

2022 елда чаралар «Россия-сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау сыйфат атнасы

Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районы Әхмәт авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде. Чара кысаларында муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатларында җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләр бирә торган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законның 44 статьясы каралды:

Тэги: кулланучылар хокукы сыйфат атнасы

11
ноябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 10 ноябрендә Арча муниципаль районының Иске Ашыт Ташкичү авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров халык белән кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча очрашу уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья Сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән предприятиеләр хезмәткәрләре өчен Минзәләдә федераль әһәмияттәге челтәрләр кибетендә чаралар уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау пластик карта

Европа Сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районында Галактионов совхозы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 09 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач районы Борбаш авылында урнашкан «Тургай» сәүдә объекты сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районының "Балалар музыка мәктәбе" МБУ укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау сыйфат атнасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International