ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. б. ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе Татарстан Республикасы җирле җитештерүчеләре продукциясе ярминкәсе уза. Ярминкәнең максаты - җирле производство товарларын таныту, шулай ук кече бизнеска ярдәм итү. Ярминкәдә атна саен «Икмәк», «Закиров Р.М.» КФХ «Иҗтимагый туклану», «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете «Арча» ҖЧҖләре үз продукциясен тәкъдим итә. Ит һәм казылык продукциясенең киң ассортиментын «Пестричинка» һәм «Чаллы-бройлер» алып килә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23 статьясында түбәндәге сроклар бозылган очракта кулланучы таләпләрен вакытында үтәмәгән өчен сатучының җаваплылыгы күздә тотыла:

- җитештерүче (сатучы) тарафыннан товардагы җитешсезлекләрне кичекмәстән төзәтү яки яклар килешүе белән язмача билгеләнгән товардагы җитешсезлекләрне бетерүнең бүтән срогы

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гр. Х мөрәҗәгать итте. Ул сатучыга җитешсезлекләре ачыкланган зур габаритлы товарны гарантия ремонтына китерү белән бәйле өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорады.  

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районында «Гиппократ» даруханәсендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Чара барышында кулланучылар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән таныштылар. Гражданнарга азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге буенча, башка формадагы, габаритлы, фасонлы икенче товарларга алыштырып булмый яки кере кайтарылмый, дип аңлаттылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау дару препаратлары

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре К(И)ФУ студентлары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законны практик куллану» дигән темага семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем һәм мәгълүмат бирү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән Казан шәһәре базарларында һәм сәүдә мәйданчыкларында чаралар комплексы үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Балалар өчен канцелярия товарларына карата таләпләр Таможня берлегенең «Балалар һәм яшүсмерләр өчен продукция куркынычсызлыгы турында» Техник регламентында ТРТ 007/2011 беркетелгән (Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 23 сентябрендәге 797 номерлы карары белән расланган).

Мәктәп һәм язу өчен гомуми дәфтәрләр, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны язуга әзерләү, ноталар, мәктәп көндәлекләре өчен язу кәгазе, шулай ук башка төр басма кәгазь кулланыла.

Ялтыравыклы кәгазь куллану рөхсәт ителми.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «15 нче балалар иҗаты йорты»на йөрүче балалар белән чара үткәрделәр. Шәһәрнең төрле мәктәпләре һәм төрле яшьтәге укучылар әлеге иҗат йортына йөри.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша сатучы тарафыннан товарда җитешсезлек ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен үтәү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать керде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә торган чаралар кысаларында, үсентеләр ярминкәсендә кизү торды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International