Чираттагы гражданнарны кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Пимер авыл җирлегендә үткәрде.
Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә уза.
Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.
Аларны кызыксындырган барлык сораулар буенча да консультацияләр бирелде
Хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек товарлары сатучы «Чико» ҖЧҖ һәм «Чико групп» ҖЧҖ кибетләре җитәкчеләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.
Кичә Зәй муниципаль районының «Октябрь» мәдәният йортында 3нче һәм 4нче мәктәп укучылары өчен профилактик характердагы чара үткәрелде. Укучылар алдында Зәй прокуроры ярдәмчесе Р.Бәдриева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Э. Милочкина, ФОРПОСТ директоры А. Алексеев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Биектау муниципаль районында күчмә чара барышында районның хуҗалык итүче субъектлары өчен семинарлар үткәрделәр, аларның максаты - кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын яхшырту, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең дә, шулай ук район халкының да кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү.
Көнкүреш химиясе продуктлары - милекне саклау өчен эшләнгән чаралар. Көнкүреш химиясе чараларын куллану хисабына фатирны яки транспорт чарасын җыештыру вакыты шактый кыскара. Алар теләсә нинди тапны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп юкка чыгарырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта моның өчен күп көч куярга кирәкми, ә көнкүреш әйберләре үз төсен саклап калачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларның аң-белемен, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кишет авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Тукымалар дөньясы» кибете хезмәткәрләре һәм кулланучылары белән профилактик чара үткәрделәр.
Әтнә районында Филатова В.Г. сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләрен өйрәтү буенча чара үткәрелде.
Сатучыга һәм эшкуарга кибетне товарларны сатуга әзерләргә кирәклеге турында тәртип аңлатылды: төргәкнең атамаларын, сортларын, бәяләрен, төргәкләү торышын һәм маркировкалауның дөреслеген тикшерергә